Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Татар халкының бәйрәм ризыгы: Чәкчәк пешерергә өйрәнәбез

ӘЗЕРЛӘҮ ЫСУЛЫ

Чәкчәк югары сортлы оннан әзерләнә.

Савытка йомырка сытып, сөт, тоз, шикәр комы өстәп, әйбәтләп болгаталар да, он салып, йомшак кына камыр басалар. Камырга бераз чүпрә дә салсаң, чәкчәк йомшаграк була.

Камырны 100 г чамасында кисәкләргә бүлеп, 1 см калынлыкта бау сыман итеп тәгәрәтәләр дә эрбет чикләвеге кадәр зурлыкта кисәләр һәм, болгата-болгата, сыргылт төскә кергәнче кызган майда пешерәләр.

Балга шикәр комы салып, аерым савытта кайнатып алалар. Аның әзер булу-булмавын белү өчен, шырпы белән бер тамчы бал алалар, шырпыдан агып төшкән бал сынса, ул инде әзер була. Кайнап торган балның әзерлеген балкашык белән алып, салкын суга тамызып карап та беләләр, бал шар булып катып китсә, җәелмәсә, ул әзер була. Балны озак кайнатырга ярамый, аның, көеп, каралып китеп, чәкчәңнең тәмен дә, төсен дә бозуы ихтимал.

Әзер төшне зур савытка бушаталар, өстенә бал сибеп, әйбәтләп болгаталар, аннары чәкчәкне поднос яки тәлинкәгә салалар, кулны салкын суга тыгып алып, чәкчәккә теләгән форманы (пирамида, конус, йолдыз һ.б.) бирәләр. Чәкчәкне монпасье яки төрле борчак конфет белән бизәргә мөмкин.

1 кг бодай онына:

  • 10 йомырка
  • 20-30 г шикәр комы
  • тоз
  • кыздырырга 500 - 550 г май
  • 0,9 - 1 кг бал
  • 150-200 г шикәр
  • бизәргә 100-150 г монпасье

  Тәмле булсын!


Фото:youtube

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев