Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Татар-чәй

Чәй дәваламаган авыру юк, диләр көнчыгыш халыклары.

Чәй дәваламаган авыру юк, диләр көнчыгыш халыклары. Чыннан да, чәйдә - 120 - 130 химик матдә, барлык витаминнар да бар диярлек. Чәйнең калориясе бодай ипиенә караганда 25 тапкырга артык!

Төрле илләрдә, төрле халыклар чәйне үзләренчә ясап эчәләр.

Бүген без укучыларыбызга "Татар-чәй"не әзерләргә өйрәтербез.

Мондый чәйне кыргызлар һәм нугайлар яратып эчә, алар аны "шыр-чәй" ди, үзбәкләр - "ок-чәй", Астрахань татарлары "татар-чәй" диләр.

Татар-чәй әзерләү өчен, прессланган чәй яфракларын кайнап торган суга салалар да, кайнар сөт өстиләр барысын бергә, болгата-болгата, 5-8 минут кайнаталар. Аннары кирәгенчә тоз өстиләр (кайбер кеше борыч та сала). Чәйне касәләрдән атланмай салып, бавырсак, кабартма, кош теле, ипи белән эчәләр. Бу - тәмле һәм файдалы эчемлек.

1 өлешкә:

  • 5 - 6 г чәй
  • 100 г су
  • 100 г сөт
  • 15 - 20 г май
  • кирәгенчә тоз

Сәламәт булыгыз!


фото: google.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев