Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Сызык. Сызыклы бәрәңге ашы.

әзерләү ысулы

Сызыкны терлекнең (сыер, сарык, ат) һәм кошларның (каз, үрдәк, тавык, күркә) эч маеннан әзерлиләр. Эч маен, салкын суда яхшылап юып, вак кына итеп турыйлар яки ит тарткычтан чыгаралар да казанда яисә кәстрүлдә эретәләр. Аннары иләктән сөзәләр. Май тизрәк эреп бетсен өчен, кашык яки аш чүмече белән баскалап торалар, эрегән майны кашык белән ала баралар. Гадәттә 1 кг эч маеннан 750 г эрегән май, 100 г сызык чыга (150 г парга әйләнә).

Сызыклы бәрәңге ашы

Кайнап торган тозлы суга, вак кына турап, бәрәңге белән кишер салы пешерәләр. Бәрәңге пешеп җитәрәк, ашка, вак кына итеп турап, майда кыздырылган суган, аш пешеп җиткәч, әзер сызык салалар. 1 өлешкә:

  • 250 г бәрәңге
  • 20 г кишер
  • 25 г башлы суган
  • 30 г әзер сызык
  • тоз
  • борыч

  Тәмле булсын!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев