Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Сыла балыгын пешерү

рецепт

Балык та, ит шикелле үк, туклыклы азыклардан санала. Балыкта иттә булмый торган минераль матдәләр булу сәбәпле, азык рационында аларны чиратлаштырырга кирәк. Балыктагы аксым, май һәм башка туклыклы матдәләрне организм җиңел үзләштерә. Яңа гына тотылган, туңдырылган яки тозлы балыктан төрле ашамлыклар әзерләргә мөмкин.

Бүген сыла (судак) балыгын пешерү серенә төшенеп карыйк.

Чистарткан балыкны умыртка сөяге буйлап яргач, 4 - 5 бармак яссылыгында турыйлар һәм тоз, борыч сибеп, 5 - 6 минут салкында тоталар. Аннан соң, тиресен өскә каратып, тирән савытка тезәләр. Балык күмелерлек кенә итеп салкын су, тоз, борыч, кыяр суы салып пешәргә куялар. Башлы суган, кишер турап салсаң да ярый. Кайнап чыккач, утны киметәләр, лавр яфрагы салалар, укроп сибеп, кайнар килеш табынга бирәләр.

Шамбы, диңгез балыкларын да шулай ук әзерлиләр.

1 өлешкә:

  • 100 г пешкән балык
  • өстенә салу өчен 10 г атланмай

  Тәмле булсын!  

фото: nasha-riba.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев