Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Сыер итеннән кыздырма

әзерләү ысулы

Сөяксез сыер итен юка гына турап, кайнап торган майда кызарганчы кыздыралар, итне кәстрүлгә  салып өстен каплыйлар. Юка итеп тураган кишерне майлы табада бераз кыздыргач, түгәрәкләп турап суган өстиләр. Кыздырган кишер белән суганны ит өстенә салып бераз шулпа өстиләр һәм 10-15 минут сүрән утта томалап парландыралар. Кыздырманы табынга кайнар килеш, аерым пешергән яки кыздырган бәрәңге белән бирәләр.

1 өлешкә:

  • 150 г сөяксез ит
  • кыздырырга 10-15 г май
  • 35 г кишер
  • 35 г суган
  • 50-60 г шулпа
  • тоз, борыч

  Тәмле булсын!


фото: iamcook.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев