Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Яңа ел табынына сөтле туңдырма

ӘЗЕРЛӘҮ ЫСУЛЫ

Туңдырманы өйдә дә әзерләп була. Аны ясау процессы ике өлештән тора: беренчесе - масса әзерләү, икенчесе - туңдыру. Масса әзерләү өчен, аерым савытка йомырка сыталар да, шикәр комы кушып, яхшылап туглыйлар. Аннары кайнаган сөт салып, агач кашык белән әйбәтләп болгаталар. Артык көчле булмаган ут өстендә (70 градус) болгата-болгата куерталар (кызу утта йомырка пешә, туңдырма әйбәт булмый). Шушы массаны бераз суытып, 1 кг сыеклыкка 20-30 г исәбеннән җебетелгән желатин яки салкын суда изелгән крахмал салып болгаталар да тиз генә ут өстенә куеп алалар. Әзер массага ванилин өстиләр, сөзәләр һәм салкында суыталар, 2-3 сәгать салкында тотып өлгерткәч, боз өстендә агач кашык белән, бик яхшылап һава кертеп, күпертеп болгаталар. Туңдырманы салкында тоталар. Сөт өсте белән дә туңдырманы шулай ук әзерлиләр. Табынга варенье белән бирсәң, тагын да тәмлерәк була.

600 г сөткә:

  • 250 г шикәр комы
  • 6-8 йомырка
  • кирәгенчә ванилин
  • 40-50 г желатин

Тәмле булсын!


Фото: 24smi.org

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев