Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Сөләйман балыгыннан кәтлит

рецепт

Рецептлар дәфтәремнән әлегесе - балык медальоннарына (яки стейкларына, миндә сөләйман балыгы иде) бераз алдан ике яклап тоз, борыч сибеп куябыз. Аннан горчица, бал, эретелгән атланмайны бергә кушып ясалган катнашмага кисәкләрне манып алабыз да, табага тезәбез. Өсләренә вакланган әстерхан чикләвеге, сохари, яшел укроп яисә петружканы (киптерелгәне дә ярый) бергә кушып сибәбез. Һәм алдан кыздырылган 200 градуслы мичтә пешереп алабыз.

Ашларыгыз тәмле булсын!?

 

Рецепт һәм фото авторы - Рамилә Закирова @ramilya_zakirova86

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев