Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Шулпалы вак бәлеш

әзерләү ысулы

Шулпалы вак бәлешне төче камырдан, эчен өчпочмакныкы шикелле үк әзерләп пешерәләр.

Әзер камырны чынаяк тәлинкәсе кадәр (диаметры 15 см) җәеп, уртасына өеп бәлеш эчен салалар да, камырның кырыйларын күтәреп, бармак белән чеметеп чыгалар. Уртасында 4 см лы тишек калдыралар, аны юка гына камыр белән каплыйлар.

Бәлешләрне майлы табага тезгәч, өстен чи йомырка белән майлап, мичкә яисә духовкага тыгалар. 15 - 20 минуттан, бәлешнең йөзе килгәч, өстен ачып, кайнар ит шулпасы салалар, һәм, бөкеләп, мичтә яңадан 30 - 40 минут тоталар. Табынга эченә тагын шулпа салып чыгаралар.

1 бәлешкә:

  • 150 - 180 г төче камыр
  • 150 г ит
  • 160 - 180 г бәрәңге
  • 40 г башлы суган
  • 3/4 стакан шулпа
  • бәлеш өстен майларга 1/4 йомырка

 

Тәмле булсын!  

фото: informednews24.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев