Шулпалы ит бәлеше

Шулпалы бәлешне гадәттә тече камырдан ясыйлар, ачы камырдан шулпасы агарга мөмкин.

Табакка бераз су салып, йомырка сыталар, тоз сибәләр, каймак яисә май өстәп туглыйлар, иләгән он салып, йомшаграк кына камыр басалар. Камырның дүрттән бер өлешен калдырып, зуррак кисәкне куна тактасында 4-5 мм калынлыгында түгәрәкләп җәяләр (табага салгач, камыр кул киңлегендә табадан артып торырга тиеш). Майлаган табага җәеп салгач, кырыена тиеп өзелмәсен өчен, таба тирәсенә тастымал урарга мөмкин.

Бәлешкә дигән сыер яки сарык итен, яхшылап юып, сөякләреннән аералар һәм, итне дә, бәрәңгене дә кузы чикләвеге кадәр турап, бергә катнаштыралар, вак кына тураган суган кушалар, тоз, борыч сибәләр, май салалар һәм яхшылап болгаталар. Шулпалы бәлешкә гадәттә лавр яфрагы салмыйлар (теләгән кеше 1-2 яфрак салырга да мөмкин, яфракны кайнатып, суын гына да салалар).

Әзер бәлеш эчен табага җәйгән камырга ит-бәрәңгене өеп салалар да, камырның кырыен күтәреп, бөрәләр. Шуннан соң капкач өчен калдырган камырны, җәеп, бәлеш өстенә тишек тишеп, камырдан бөке ясап тыгылар. Бәлешне ясап бетергәч, өстен майлап мичкә яки духовкага куялар. Әгәр мич бик кызу булып, бәлешнең өсте көя башласа, бәлеш өстенә арыш камыры җәеп каплыйлар яки юеш кәгазь ябалар.

1-1,5 сәгатьтән соң бәлешне мичтән алалар, бөкесен ачып, алдан әзерләгән ит шулпасы салалар, аннары бөкесен ябып, яңадан мичкә тыгалар. 30-40 минуттан бәлеш әзер була.

Бәлешне табынга (табасы белән) чыгарыр алдыннан эченә тагын кайнар шулпа салалар. Башта өстен кисеп өләшәләр, аннары эчен бүлеп салалар, кырыен, иң ахырдан төбен кисәләр.

Уртача бер бәлешкә:

  • 1,2 кг төче камыр
  • 1,5-2 кг сөякле ит (сөяге шулпага)
  • 2 кг бәрәңге
  • 200-250 г май
  • 400-500 г шулпа
  • 150-200 г суган
  • тоз
  • борыч

Тәмле булсын!


Фото: missbagira.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: