Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Шпинатлы рулет

рецепт

Кирәк:
150 г шпинат,
3 йомырка,
чеметеп кенә тоз,
50 г он (мин кукуруз оны салдым)
Шпинат һәм 3 йомырка сарысын блендерда ваклатабыз, янына он салабыз. Йомырка агын бер чеметем тоз белән яхшылап күпертәбез. Йомырка агын әкрен генә шпинатлы масса белән кушабыз. Майланган пергамент кәгазьгә турыпочмаклык формасында җәябез дә 180 градуска кадәр җылытылган духовкада 5-7 минут пешерәбез. Өсте кибеп кызарыбрак килә башлый әзер булгач, тотып карарсыз. Газдан алып, әйләндереп каплап, кәгазен куптарабыз. Эчлек өчен 150-200 г эремчекле сырга (минеке творожный сыр "Креметте" иде) әзрәк лимон согы сыгып, шул массаны әзер камырга тигез итеп җәяргә, аннан телемләп туралган кызыл балык тезеп чыгабыз да (минеке әзтозлы Форель), рулет формасында төрәбез һәм телемләп кисәбез.

Тәәәәмле булсын!!!

Укыганда гына авыр шикелле, дөресен әйткәндә мин тулаем 40 минут тирәсе әзерләдем. 

 

Рецепт һәм фото авторы: rafilya_tatarcha_receptlar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев