Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

"Шикәрле" пирог

рецепт

Камыр өчен: 100 мл жылымса сөт, 15 грамм чүпрә, 1 чәй калагы шикәр комы, 2 йомырка, 1 кап ванилин, бер чеметем тоз, 100 грамм атланмай яки маргарин, 250 грамм он.

Сөт, чүпрә, шикәр комын бергә салып болгатырга һәм күпертергә куярга. Күбекләнеп менгәч калган ингредиентларны салып, кашык белән болгатырга. Кулга ябыша торган камыр килеп чыга, аны бер сәгатькә кабарырга куярга.

Савытны майлап, камырны тигезләп салырга, өстен бармак белән баскалап чыгарга, чокырчыклар (никадәр күп булса, шулкадәр тәмлерәк була) ясарга. Шул чокырчыкларга 150 грамм шикәр комын 50 грамм атланмай белән бергә болгатып, салып чыгарга.

Вак шарчыклар ясап салырга һәм азрак баскалап куярга була, калган майлы шикәр комын пирог өстенә сибәргә була.

Кызган духовкага куеп пешерергә. Аннары әзер пирог өстенэ 200 грамм сөт өсте белән бер чәй калагы шикәр комы катнашмасын агызырга һәм 8-10 минутка духовкага куярга.

"Шундый йомшак, тәмле була. Мин үзем бигрәк тә кайнар килеш яратам. Балалар да ошатты", - дип яза Резидә ханым.


 

Рецепт һәм фото авторы - Резидә Фәйзуллина; vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев