Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Шәнгә

әзерләү ысулы

Шәнгә - бик борынгы ашамлык, аны бигрәк тә Себер татарлары яратып әзерли, руслар да пешерә. Шәнгә ачык пәрәмәч рәвешендә була, тик аның кырыйларын күтәреп бөрмиләр. Шәнгәне арыш һәм бодай оныннан, күбрәк чүпрә белән изгән ачы камырдан пешерәләр. Ул төрле зурлыкта - чынаяк тәлинкәсе кадәр дә, бөтен таба кадәр дә була. Шәнгәне бәрәңге, эремчек, киндер орлыгы, кишер, чөгендер белән пешерәләр.

Бәрәңге шәнгәсе Ачы камырны, 80-100 г лы кисәкләргә бүлеп, бармак калынлыгында чынаяк тәлинкәсе кадәр җәяләр, майланган калайга бер-берсенә тиеп тормаслык итеп тезеп кабарталар. Бәрәңгене әрчеп, юып тозлы суда пешерәләр, суын агызып, төерләр калмаслык итеп төяләр, кайнар сөт, йомырка салалар, тоз өстиләр. Бәрәңге үзле, йомшак булырга, таралып тормаска тиеш. Камыр кабаргач, бәрәңгене, җылы килеш, камырга салып тигезләп ягалар һәм, өстенә сөткә тугланган йомырка сарысы сөртеп, мичкә тыгалар. Шәнгә 20-25 минут пешә. Мичтән алгач, өстен сары май белән майлыйлар, каплап 5-10 минут тоталар, зур булса, кисеп табынга чыгаралар. Шәнгәне чәй янында майга манып ашыйлар, каймак белән бирсәң дә ярый.

1 шәнгәгә:

  • 80-100 г камыр
  • 80 г бәрәңге
  • 20 г сөт
  • 1/4 йомырка
  • тоз
  • майларга 5 г май

Тәмле булсын!

 
Фото: watan.su

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев