Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Сарык итеннән шулпа

рецепт

Мондый ашны кечкенә чүлмәктә яисә зур чуенда пешергәндә аеруча тәмле була. Гадәттә чуенга ашка салынырга тиешле барлык азыкларны бергә салып, аны кичтән үк мичкә куялар һәм иртән ашыйлар.

Сөякле сарык ите ашының төрләре һәм аны пешерү серләре күп. Иң элек газ плитәсендә пешерү турында әйтеп китик. Нинди генә савытта пешерсәң дә, мондый ашны бер үк кагыйдә буенча әзерлиләр.

Сөякле түш итен, корсак итен яки сөякле сырт-умыртка итен 3-4 бармак озынлыгында буйга чабалар да, кәстрүлгә салып, өстенә су агызалар. Кайнап чыккач, тоз, борыч өстиләр. Ит пешкәнче шулпаның өресен җыеп торалар.

Аннары итне алып, шулпасын сөзәләр һәм аңа эре итеп туралган бәрәңге салалар. Бәрәңге пешеп җитәр-җитмәс, итне бер яисә ике сөякле итеп аркылыга турыйлар һәм яңадан шулпага салалар, аннары вак итеп туралган башлы суган, юка итеп түгәрәкләп туралган кишер салып пешереп алалар. Лавр яфрагы өстәгәннән соң 3-5 минут үткәч, утны сүндерәләр һәм 5-6 минут каплап торалар, һәр тәлинкәгә 1-2 кисәк сөякле ит салып, өстенә вак итеп туралган укроп сибеп, шулпаны табынга чыгаралар.

1 өлешкә:

  • 100-150 г бәрәңге
  • 30 г башлы суган
  • тәмләткечләр - кирәгенчә

Тәмле булсын!

 
Фото: samsebepovarenok.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев