Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Сарык итеннән азу

әзерләү ысулы

Ул халыкта киң таралган бик тәмле ризык.

Сарык итеннән азу

Сарыкның сум итен 1 см киңлектә, 4-5 см озынлыкта турагач, тозлап, борычлап, кызган майлы табада тиз генә кыздырып алалар. Кыярның кабыгын әрчеп, эчен алып, вак кына турап, шулпа салып икенче бер савытта пешерәләр. Вак итеп турап башлы суган, ә аерым табада эре итеп турап бәрәңге кыздыралар. Боларның барысын тирән савытка салып, кайнар шулпа өстиләр, өстен каплап, акрын гына кайнатып алалар. Пешкәндә томат яки кызыл помидор салып болгаталар да томалап пешерәләр. Әзер булганда гына вак итеп тураган сарымсак салып болгаталар, табынга кайнар килеш бирәләр.

1 өлешкә:

  • 160 г сум ит
  • 15-20 г май
  • 20 г томат яки 50 г кызыл помидор
  • 50 г тозлы кыяр
  • бәрәңге 160 г
  • 30 г башлы суган
  • кирәгенчә тоз, борыч, сарымсак

  Тәмле булсын!

 
фото: watan.su/ash-bulmase
фото: moiris.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев