Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Салмалы шулпа

әзерләү ысулы

Татар халкы салманы элек-электән әзерләгән. Аны итле шулпада да, итсез шулпада да пешерәләр.

Салманы бодай, карабодай, ясмык яки борчак оныннан ясап була.

Камырны куна тактасында яки табакта басалар. Табакка он, тоз салып, өстенә йомырка сыталар һәм, суынган шулпа өсти-өсти, токмач камыры кебек басалар. Камырны 100әр г чамасында кисәкләргә бүлеп, 1 - 1,5 см юанлыгында бау сыман итеп, кунада тәгәрәтәләр. Аннары озынча камырны эрбет чикләвеге кадәр өзеп алып, яисә пычак белән кисеп, баш бармак белән кунада бөтереп, салма ясыйлар.

Салманы сыер ите, тавык һәм сөякле ит шулпасында пешерәләр.

Әзер шулпаны сөзәләр дә кайнатырга куялар, тәменә карап тоз белән борыч сибәләр һәм, шулпа кайнап чыккач, салма бөтереп салалар. Салма өскә күтәрелгәч тә 2-3 минут акрын гына кайнаталар, аннары кәстрүлне уттан алалар.

Тәлинкәгә 1-2 кисәк ит, шулпалы салма өстенә вак кына тураган башлы суган салып табынга чыгаралар.

Салманы кайнап торган тозлы суда яисә шулпада аерым пешереп алырга да була. Ул чагында пешкән салманы иләктә сөзәләр һәм тәлинкәгә шулпа белән салып, өстенә суган сибәләр.

400 г әзер шулпага:

  • 60 г салма
  • 50 г пешкән ит
  • 25 г башлы суган

  Тәмле булсын!


фото: 1. rinfom.ru; 2. povar.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев