Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Салкын тиюдән сакланыйк: бик файдалы "витамин" ясау ысуллары

рецептлар

1. Кирәк: 300-350 гр имбир, бер лимон, 150-200 гр бал кирәк. 


Лимонны төшләреннән арындырып, имбир белән бергә иттарткыч, яки угыч аша чыгарабыз. Бал өстәп, яхшылап болгатабыз да банкага тутырып куябыз. Көн саен бер аш кашыгы кабып куябыз. Чәйгә салып эчәргә дә була. 

Имбирны ашказаны авыртканнарга сак кулланырга киңәш ителә.

2. 1 кг әзер лимонга:

  • 750 г шикәр комы
  • су - кирәгенчә

Лимонны юып, юка гына итеп кабыгын әрчиләр. Аннары лимонны кайнар суда пешереп, салкын суда юалар. Юка гына итеп аркылыга турап, төшләрен алалар.

Эмаль савытка салгач, шикәрле кайнар татлы (750 г шикәргә 300 г су) өстәп аз гына болгаталар һәм 6-8 сәгать шул килеш тоталар. Аннары тагын шикәр татлысы салалар һәм сүрән утта акрын гына кайнаталар. Бераз пешергәннән соң суытып, яңадан пешереп алсаң, варенье аеруча әйбәт була.

Кайнар килеш банкаларга тутыралар.

Сәламәт булыгыз!

vk.com

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев