Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Салкын тиюдән сакланыйк: лимон вареньесы

әзерләү ысулы

Лимонны юып, юка гына итеп кабыгын әрчиләр. Аннары лимонны кайнар суда пешереп, салкын суда юалар. Юка гына итеп аркылыга турап, төшләрен алалар.

Эмаль савытка салгач, шикәрле кайнар татлы (750 г шикәргә 300 г су) өстәп аз гына болгаталар һәм 6-8 сәгать шул килеш тоталар. Аннары тагын шикәр татлысы салалар һәм сүрән утта акрын гына кайнаталар. Бераз пешергәннән соң суытып, яңадан пешереп алсаң, варенье аеруча әйбәт була.

Кайнар килеш банкаларга тутыралар.

1 кг әзер лимонга:

  • 750 г шикәр комы
  • су - кирәгенчә

Сәламәт булыгыз!

Фото: ladym.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев