Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

"Роза букеты" торт-салаты

рецепт


✅Салат өчен кирәк:
- пешкән чөгендер;
- кишер;
- бәрәңге;
- йомырка;
- 1-2 теш сарымсак;
- петрушка;
- майонез.

1 нче кат: сельд балыгын турап салабыз;
2 нче кат: бәрәңгене вак кыргычтан кырырга;
3 нче кат: кишерне вак кыргычтан кырырга;
4 нче кат: йомырканы вак кыргычтан кырырга.

Рәт саен майонез сылыйбыз. Суган яраткан кеше суган салса да ярый.

✅Ә хәзер беленнәр пешерәбез.
Беленнәребез өчен кирәк:
- 0,5 ст кефир;
- 0,5 ст сөт;
- 1 чәй кашыгы шикәр комы;
- 0,5 чәй кашыгы тоз;
- 0,5 чәй кашыгы сода;
- 2 йомырка;
- он;
- 3 аш кашыгы сыек май.

Беленнәр суынган арада чөгендер белән сарымсакны вак кыргычтан чыгарабыз да, майонез белән бутыйбыз.

Беленнәребез өстенә юка итеп чөгендер ягып чыгабыз. Рулет итеп төрәбез дә, 1,5 - 2 см киңлектә кисеп чыгабыз. Рулетны салатның аскы кырыеннан тезә башлыйбыз. Буш калган урыннарга петрушка яфрагы куеп чыгабыз.

Менә безнең бәйрәмчә итеп бизәлгән салатыбыз әзер.

Табыннарыгыз мул, ашларыгыз тәмле булсын!


 

Рецепт һәм фото авторы - Гөлчәчәк Мусина; vk.com

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев