Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Пәхләвә

рецепт

Камыр өчен кирәк була:
- 200 гр ак май 
- 200 мл кибет каймагы
- 3 йомырка сарысы
- 0,5 чәй калагы сода
- 1 чеметем тоз
- 350-400 гр он
Каймак белән соданы бергә болгатып куябыз. Икенче савытта май белән онны уабыз, валчык хасил булганчы. Шуңа кушабыз 2 йомырканың сарысын, һәм содалы каймакны кушып йомшак камыр басабыз. Оны аз кебек тоелса, онны өстәргә була. Камыр кулга ябышырга тиеш түгел, артык каты да булмасын. Камырны 1-2 сәгатькә суыткычка куябыз. Камыр ял иткән арада эчлеген ясыйбыз.

Эчлек өчен:
- 200 гр шикәр комы
- 300 гр әстерхан чикләвеге
- 50 гр ак май
Чикләвекне бераз гына духовкада кыздырып алдым. Кыздырылмаган чикләвек белән дә пешерергә була. Чикләвекне блендр ярдәмендә вакларга, мин блендр белән мәшәкатьләнеп тормадым, вак итеп турап, шикәр комы белән бергә бутыйбыз.
Әзер камырны 4 яки 5 кисәккә бүләбез. Мин үзем 4 кисәккә бүлдем. 2 кисәге камырның зуррак булсын (алары аскы һәм өске өлешләре була). Камырның 1 нче һәм соңгы каты бераз калын булсын, ә калган 2 катын юка итеп җәябез. Майны эретәбез. Камырны табага җәеп беренче катын май белән майлыйбыз һәм шикәр комы белән буталган чикләвекнең бераз өлешен тигез итеп җәябез, 2 кат камырны майлап, тагын чикләвекнең бераз өлешен салабыз, 3 кат камырны да юка итеп җәеп, майлап калган чикләвекне салып бетерәбез дә калган камырны бераз гына калынрак җәеп каплап аскы камыр белән читләрен бөреп чыгыбыз. Камырны ромбиклап кисәбез. (Бөтен килеш үк кисеп бетермәскә өске өлешен генә). Йомырканың сарысы белән майлыйбыз да, өстен чикләвек белән бизибез. Җылынган духовкага тыгабыз. 200 гр. 40-50 минут пешерәбез.

Сироп өчен:
- 2 аш кашыгы бал
- 50 гр ак май

Май белән балны бергә эретәбез. Пәхләвә пешәргә 15 минут калгач духовкадан алып, кабат кисеп чыгабыз аскы катка төшеп җитмичә. Сиропны агызып яки кашык белән агызып чыгабыз кисемнәр рәте белән. Кабат духовкага тыгабыз - 15 минутка.

 


Чәйләрегез тәмле булсын!!!

 

Рецепт авторы Айзилә Рәхмәтуллина; vk.com

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев