Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Пироглар өчен камыр рецепты

әзерләү ысулы

300 гр онга чеметем тоз, 1 чәй калагы разрыхлитель салып өстенә 100 гр маргарин (әйе!, нәкь менә маргарин!) кырдым һәм валчык хәленә килгәнче уаладым. Икенче савытта 1 йомырка, ванилин, 30 гр песок, 80 гр каймак, чеметем генә лимон кислотасын бергә болгаттым һәм он өстенә салып, камыр бастым. Камырны җәеп табага салгач, җәем өстенә крахмал сиптем. Бу, эчлек салгач, камыр чиләнеп тормасын өчен, чөнки эчлеккә алма вареньесы салдым.
 

Бик кызу булмаган духовкада 50 минут пешердем.

 

Рецепт һәм фото авторы - Резидә Фәйзуллина; vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев