Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Патшаларча ватрушка

рецепт

Кирәк:

  •  2 стакан он;
  • 1 стакан шикәр комы;
  • 1 кап (200 г) акмай;
  • аз гына сода;
  • ярты кило эремчек (творог);
  • 3 йомырка.


Эш барышы:
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.

Акмайны суыткычтан алып угычтан увырга да була, өй температурасындагы акмай белән дә кулланырга була. Акмайга ярты стакан шикәр комы, сода һәм онны аз-азлап кушып валчык ясарга.

Эчлек өчен: эремчеккә ярты стакан шикәр комы, йомырка кушарга һәм бер массага килгәнче богатырга.

Камырны икегә бүләбез. Табаны майлап камырнын бер өлешен тигез итеп җәябез, аннан эчлекне агызабыз. Калган камырны эчлек өстенә сибәбез. 180-200 градуслы мичтә 30 минут чамасы пешә.

Чәйләрегез тәмле булсын!


 

Рецепт һәм фото авторы - Эльмира Нигъмәтҗанова; vk.com

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев