Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Парда пешкән катлама

рецепт

Камыр өчен:

  • 500 г он
  • 1 йомырка
  • 0,5 стакан су
  • 0,5 балкашыгы тоз

  Фарш өчен:

  • 500 г бәрән яки сыер ите
  • майлау өчен 50 г атланмай

  Камыр басып, юка гына итеп җәяргә һәм атланмай белән майлап алгач, ит фаршы салырга. Фаршны җәелгән җәемгә тигезләп салгач, катлама итеп төрергә. Фаршлы катламаны парда 35-40 минут пешерергә. Табынга катламаны кисәкләргә бүлеп чыгаралар. Өстенә майда кыздырылган суган һәм кишер сибәргә мөмкин. Тәмле булсын!    

Татар ашлары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев