Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Өрекле-эремчекле пирог

рецепт


✅ Камыр өчен:

  • 100 гр атланмай (бүлмә температурасында йомшарган);
  • 100-150 гр шикәр комы;
  • 1 йомырка;
  • 1 аш кашыгы майонез;
  • 1 бал кашыгы аш серкәсе белән сүндерелгән сода;
  • 200-250 гр он.

✅Барысын бергә кушып камыр басарга. Камыр кулга ябышмаска тиеш. Табага җәяргә.
✅Беренче эчлек өчен: иттарткычтан чыгарылган 300 гр өрек җимеше. Куе булмасын өчен аз гына кайнаган су кушарга һәм тәменчә шикәр комы салырга. Эчлекне табага җәелгән камыр өстенә салырга.
✅Икенче эчлек өчен: 200-300 гр эремчек, 5-6 йомырка 150-200 гр шикәр комы. Әлеге эчлеккә азык-төлек буявы куштым.
✅Барысын бергә яхшылап болгатырга һәм өрек эчлеге өстенә салырга.
✅Пирогны 150-180 градуска кадәр кызган мичтә 1-1,5 сәгать пешерергә.

 

Тәмле булсын!


Рецепт һәм фото авторы - Әлфия Газизова; vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев