Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Өлеш

рецепт

Өлешләрне күп очракта чүпрәсез камыр белән пешерәм мин.

Моның өчен:
1 күкәй
1 чәшкә оеган сөт
3 кашык өеп авыл каймагы яисә 100 гр сыер мае
2 кашык шәһәр каймагы
1 а.к. шикәр комы
1 б.к. тоз, чеметеп кенә аш содасы, он кирәк.

 

Барын бергә кушып артык йомшак булмаган камыр басасың. Эчлек ясаган арада бераз ял иттерәм. Эчлеккә шакмаклап туралган бәрәңге, тавык ите, баш суган, сарымсак, каз яисә тавык эч мае кушам (авылныкын), төелгән кара борыч, тоз, бераз гына шикәр комы өстим. Өлешләрне ясап, чәчәкләп 180 градустагы алдан кыздырылган кайнар мичтә пешереп алам.

Тәмле булсын!
 

Рецепт һәм фото авторы - Рамилә Закирова @ramilya_zakirova86

Теги: татар халык ашлары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев