Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Өч катлы пирог

рецепт

Камыр өчен:
2 стакан он
200 грамм май
су яки сөт - 100 мл
шикәр комы - 100 грамм

бер чеметем тоз һәм сода

 

Эчлек өчен:
күрәгә - 200 гр
кара җимеш- 200 гр
лимон - 2 данә (кечкенәләр)
шикәр комы - 9 аш калагы

Әзерләү:
Майны он белән (он валчыгы булганчы) уарга кирәк. Шушы массага шикәрне, соданы һәм тозны өстибез. Әкренләп сөтне салабыз һәм йомшак итеп камыр басабыз. Камырны 4 өлешкә бүлеп алып куеп торабыз. Кара җимешне, күрәгәне һәм лимонны аерым-аерым блендерда вакларга, һәрберсенә 3 аш калагы шикәр комы өстәргә. Әзерләнгән камырларны җәеп табага катлам-катлам салырга. Катламның беренче өлешенә - кара җимешне, икенче өлешенә - күрәгәне, өченче өлешенә лимонны салырга. 4 катламны өстенә җәеп, майлап, чәнечке белән тишкәләргә. Һәм 180 градуста 40 минут пешерергә.

Чәйләрегез тәмле булсын!

 

vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев