Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Миләш вареньесы

рецепт

Варенье өчен миләшнең бертигез зурлыктагыларын һәм бер үк вакытта өлгергәннәрен сайлап алырга кирәк. Миләшне, сабагыннан чистартып, салкын суда юалар һәм, тирән савытка бушатып, өстенә кайнар су салалар да 3-5 минут тоталар. Миләш изелмәскә, бәлки бераз йомшарырга гына тиеш. Аннары миләшне иләккә салып сыркыталар. Варенье өчен икенче бер савытка сироп кайнаталар. Өлгергәч, аны эмаль табактагы корытылган миләш өстенә салып болгаталар һәм, ут өстенә куеп, акрын гына кайнаталар.

Кайнаган вакытта вареньены ут өстеннән 2-3 мәртәбә алып, өстендәге күбекләрен җыярга кирәк. Күбекләре беткәч, варенье өлгергән була, аны ут өстеннән алып бераз суытырга һәм, пыяла банкаларга салып, өстен томалап, салкын урынга куярга кирәк.

1 кг миләшкә:

  • 1,2 - 1,5 кг шикәр комы
  • 500-600 г су

 Тәмле булсын!


Фото: dolgieleta.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев