Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Мәкле катлама

ӘЗЕРЛӘҮ ЫСУЛЫ

500 г камырга:

  • 250—300 г мәк
  • 100—150 г шикәр комы
  • 100 —150 г май

ӘЗЕРЛӘҮ ЫСУЛЫ

Төче камыр әзерлиләр дә токмач камыры кебек җәяләр, өстенә күп итеп эреткән сары май сөртәләр, мәк һәм шикәр комы сибәләр. Башта камырны урталай бөклиләр, майлап мәк һәм шикәр комы сибеп, тагын бөклиләр. Дүрткә бөкләнгән камырны, майлы табага тезеп, кызу мичкә куялар. Катлама пешкәч, суытып, кискәләп, табынга чыгаралар.   Тәмле булсын!


Фото: liveinternet.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев