Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Мармеладны өйдә ясыйбыз

рецепт

Кирәк:

100 мл әфлисун суы 
100 мл су 
5-6 аш кашыгы лимон согы 
1 стакан шикәр комы 
1 аш кашыгы әфлисун цедрасы 
1 аш кашыгы лимон цедрасы 
20 г желатин 

Желатинга әфлисун суын салабыз һәм азрак вакытка калдырып торабыз. 

Суга шикәр комы, цедраларны салырга һәм болгатырга, салмак кына утка кайнатырга куярга. 

Кайнап чыкканчы һәм шикәр эреп беткәнче утта тотарга. 

Шуннан соң желатин кушылмасына салырга һәм желатин эреп беткәнче болгатырга. 

Әлеге кушылманы иләк аша уздырырга һәм кәгазь җәелгән формага салырга, суыткычка 6-10 сәгатькә куеп торырга. 

Әзер мармеладны кисәкләргә бүләргә һәм шикәр комында әвәләргә.

 

Тәмле булсын!

Рецепт һәм фото: vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев