Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Манты пешерә беләсезме?

ӘЗЕРЛӘҮ ЫСУЛЫ

Эчлек әзерләү
 
Манты өчен симез сарык ите әйбәт. Сум итне ит тарткычтан чыгаралар яисә агач тагаракта ваклап чабалар да вак итеп тураган башлы суган, аз гына салкын су өстиләр. Әгәр ит симез булмаса, эретеп май, тоз, борыч салып, яхшылап болгаталар. 4 мантыга:
  • 140-150 г. сум ит
  • 25-30 г. май
  • 140 г. башлы суган

камыр өчен:

  • 160 г. он
  • 80 г. су
  • кирәгенчә тоз
  • борыч

Су, тоз, он алып (үзбәк халкы камырга йомырка салмый), токмачныкына караганда йомшаграк итеп камыр басалар. Аны, 10-15 минут тастымал белән каплап, өлгертәләр. Аннары камырны юка гына (1-2мм) итеп җәйгәч, 10х10 см квадратлар кисеп, уртасына эч салалар. Кырыйларын бәлеш ясагандагы кебек күтәртеп җыялар һәм ябыштыралар. Әзер мантылар кипмәсен өчен, өстен каплап торалар. Аннары махсус манты казанында кайнап торган су өстендә - парда пешерәләр. Башта түгәрәк тишекле калайларны майлыйлар, аннары мантыны рәт-рәт тезәләр, өстенә салкын су сибеп томалыйлар. Ул 35-45 минутта пешеп җитә.Һәр кешегә дүртәр манты салып, янына аз гынә шулпа, каймак өстәп, табынга кайнар килеш китерәләр.


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев