Татар халык ашлары
Манный ярмасыннан коймак
ӘЗЕРЛӘҮ ЫСУЛЫ
Кирәкле ингредиентлар
- 300 гр. манный ярмасы;
- 250 мл. кефир;
- 50 мл. су;
- 2 аш кашыгы шикәр комы;
- бер чеметем тоз;
- 2 йомырка;
- бер чеметем сода;
- бер чеметем дарчин (корица);
- үсемлек мае.
Эш тәртибе
- Йомырка, тоз, шикәр комы һәм дарчинны савытка салып, блендер белән күбекләнгәнче болгатыгыз.
- Кефир салып, яңадан күпертегез.
- Манный һәм сода өстәгез. Төерләр беткәнче, бутагыз.
- Камырны 1-1,5 сәгатькә суыткычка куегыз.
- Табага бераз май салып җылытыгыз, аннан утны киметегез. Кашык белән берничә коймак салып, капкач белән каплагыз.
- Бер ягы кызаргач, коймакларны калак белән әйләндерегез. Тагын капкач ябыгыз.
- Майны сеңдерү өчен, пешкән коймакларны салфеткага яки кәгазь тастымалга куя барыгыз.
Татар ашлары
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев