Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Мамык кебек йомшак торт

рецепт

Гөлүсә Хусаинова: "Әссәламу гәләйкум дуслар! Көн башыннан файдалы гамәл кылыйм әле - рецепт белән уртаклашыйм! Әлеге мамык кебек йомшак тортны узегездә сакларга онытмагыз! Ни өчен дигәндә бик кадерле рецепт бу! Кулыма килеп эләккәннән бирле "медовик" тортын мин тубәндәгечә пешерәм!" 

Камыр өчен:

* он 300-500 г

* шикәр комы 150-200 г

* атланмай 100 г

*йомырка 2 шт
*3-4 кашык бал

*1 чәй кашыгы сода кирәк.
Крем өчен:

* атланмай (сыер мае ) 300 г

* куертылган сөт (сгущенное молоко (вареное)) – ярты банка 
 

Бал, шикәр комы, майны эмаль савытка салабыз, яхшылап болгатабыз һәм парда эретәбез. Бөтенесе эреп беткәч, сода өстибез. Ак куе масса барлыкка килгәч, уттан алабыз. Йомырка сытабыз һәм тиз генә болгатабыз. Каты булмаган, бераз кулга ябыша торган камыр әзерлибез һәм пакетка төреп 30 минутка суыткычка куябыз. Кирәкле вакыт үткәч, кунага бераз он сибеп камыр басабыз, шарчыклар әзерлибез. Бик юка итеп коржлар җәябез һәм тәлинкә ярдәмендә кырыйларын тигезләп кисәбез, чәнечке белән берничә җирдән тишкәлибез. Коржларның кырыйларын пешеп чыккач кына кисәргә мөмкин. Әзер коржларны 200 градуслы мичтә пешерәбез. Коржлар бик тиз пешә. 
Крем өчен эретелгән майны савытка салабыз, миксер белән туглыйбыз, сгущенка кушабыз һәм болгатабыз. Камырдан калган кисәкләрне һәм чикләвекне аерым блендер ярдәмендә яки уклау белән ваклыйбыз. Бергә кушабыз. 
Коржларны әзер крем белән майлыйбыз һәм бер-берсе өстенә тезәбез. Кырыйларын чикләвек һәм валчык белән бизәргә була.

Тәмле булсын!

Рецепт һәм фото: vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев