Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Майонез ясау

ӘЗЕРЛӘҮ ЫСУЛЫ

Уңган хатын, кул астында майонез булмаса да, аптырап калмый. Аны үзе әзерли. Мондый майонез кибетнекенә караганда тәмлерәк тә була әле.

Майонезны эмаль яки тирән фарфор савытта ясыйлар. Тутыга торган савыт-саба ярамый. Йомырканың сарысын агыннан аерып алалар, әзер горчица, тоз, шикәр комы салып, яхшылап болгаталар да, тоташ масса хасил булгач, шешәдән ипләп кенә көнбагыш мае агызалар, тутыкмый торган кашык я чәнечке белән, гел бер юнәлештә, майны салып бетергәнче болгатып торалар. Шуңа аш серкәсе кушып болгатсаң, масса агарып китә. Аш серкәсе урынына сыек лимон кислотасы салсаң, тагын да әйбәтрәк була.

750 г көнбагыш маена:

6 йомырка сарысы

25 г горчица

150 г аш серкәсе

10 г шикәр комы

15 г тоз

кирәк.

Әзер майонезга каймак яисә томатлы соус кушып, вак итеп тураган кыяр яки яшел тәмләткечләр (укроп, петрушка), әзер керән, вак итеп туралган пешкән чөгендер яисә токмачлап туралган чи кишер өстәп болгаталар да, табынга китерәләр.  


фото: smachno.ua

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев