Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Майда кыздырылган бәрәңге пәрәмәче

ӘЗЕРЛӘҮ ЫСУЛЫ

Чүпрә кушып баскан камырны 50 г зурлыгындагы кисәкләргә бүлгәләп, түгәрәкләр ясыйлар, юка гына итеп җәяләр. Уртасына эчлек куеп, камыр кырыйларын күтәреп, матур итеп сырлап ябыштыралар. Куна өстенә тезеп, бераз кабарталар. Аннары табадагы кызган майда, башта тишекле ягын аска каратып, әйләндерә-әйләндерә кызартып алалар. Май пәрәмәчне яртылаш кына күмеп торырга тиеш. Табынга кайнар килеш китерәләр. Пәрәмәч эчлеген әзерләү. Яңа гына пешерелгән ярмалы бәрәңгене иләк аша чыгаргач, чи йомырка эретелгән май, сөт, турап майда кыздырылган башлы суган, тоз салып, яхшылап болгаталар. 1 пәрәмәчкә:

  • 35-40 г эчлек

  Тәмле булсын!


Фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев