Үлән чәе ясау - үзе бер иҗат 

Французларны шәрабсыз өстәл артына утырмый, диләр. Ә без татарлар исә,  шифалы һәм хуш исле чәй эчмәсәк, күпме ашасак та, тамак туймаган кебек була. Җәйге табигатьнең барлык шифасын, тәмен үзенә сеңдергән  үсемлекләрдән ясалган үлән чәе дә булса, күңелләр рәхәтләнеп кала.  Шундый эчемлек белән өйгә кергән һәркемне сыйлыйсыгыз, табыннарыгызны бизисегез килсә, кунакларны шаккатырырга теләсәгез, җәйне бушка үткәрмәгез.

Иван-чәй
Кырда үсә торган иң танылган  чәй үләне – иван-чәй яки кипрей.  Ул үзендә C витамины һәм В төркемендәге берничә витамины, калий, кальций һәм микроэлементларны туплаган. Иван-чәй организмда ялкынсыну процессларын, шул исәптән ашказаны-эчәк тракты авыруларын, хатын-кыз һәм ир-ат авыруларын дәвалау өчен кулланыла. Ул ялкынсынудан һәм дисбактериоздан арынырга, тынычланырга, нерв системасын тәртипкә китерергә, шулай ук көч тупларга ярдәм итә. Гадәттә, ул кичке эчемлек буларак киңәш ителә, чөнки анда кофеин юк. Шуңа күрә иван-чәй  тынычлап, йокыга талырга этәрә. 
Иван-чәйне чәчәге яртылаш ачылган чорда җыялар. Бу вакыт июль аена туры килә. Август аенда инде җыю киңәш ителми, чөнки үсемлектә июль сусыллыгы югала, ул авыррак ферментлана һәм эчемлекнең тәм байлыгы кими.
Чәй әзерләү рецептлары бик күп. Шуны истә тотырга кирәк – чәйнең тәме яфракларның җыю вакытына, сыйфатына, ферментациянең дәвамлылыгына һәм үсемлек киптерү шартларына бәйле.

Гомуми схемасы болай: 
1.    Яфракларны җәрәхәтләмәскә, бигрәк тә өске өлешен генә өзәргә. Тузаннан юарга киңәш ителә.
2.    Яфракларны өстәлдә киптерергә, аннары уч төбендә суын чыгарып борырга.
3.    Ферментация процессы башлансын өчен аны 36 сәгатькә пыяла савыт-сабага салып куярга. Яхшы ферментланган чәйдән груша компоты яисә кәнфит исе килә. Артыкка китсә, чәй чери башлый. 
4.    Ферментация тәмамланганнан соң, чәйне еш әйләндерә-әйләндерә духовкада киптерәләр, аннары саклауга куялар.
Эчемлекнең тәме озакка җитсен өчен аны караңгы һәм коры җирдә пыяла савыттта сакларга киңәш ителә. Кәгазь пакетларда һәм катыргы төргәкләрдә ул дым һәм чит исләрне сеңдерә. 

 

Ромашка
Тагын бер файдалы эчемлек – ромашка кайнатмасы. Аны кич эчәргә киңәш ителә, чөнки ул тынычландыра, спазмолитик  булып тора, ялкынсынуга каршы көрәшә. 
Ромашка үсентесен чәчкә аткан вакытта әзерлиләр. Чәчәкләрне күләгәле, яхшы җилләтелгән урында киптерәләр. Ромашкаларны тукымага яки сеткага җәеп салалар, вак бөҗәкләрдән саклау максатыннан өстен марля белән ябып куялар һәм көненә өч тапкыр әйләндереп киптерәләр. Бәйләмдә килеш киптерергә дә ярый. Чит ис аңкымаган коры урында, тукыма капчыкларда яки тукыма белән ябылган пыяла банкада саклау рөхсәт ителә. 
Иң гади чәй рецепты болай: ромашка чәчәкләрен, бөтнек яфракларын тигез өлештә алып кайнатырга, суытырга һәм бал өстәргә. 

 

Юкә чәчәге
Баллы юкә чәчәкләре чәйгә яхшы өстәмә генә түгел, ә искиткеч шифалы эчемлек тә. Юкә онытылмаслык назлы хуш исне һәм истә калырлык тәмне үзендә затлы сандык сыман саклап тора. 
Юкә ялкынсынуга, микробларга каршы тора, ютәлдән һәм салкын тигәннән ярдәм итә, тынычландыра, тән тиресенең яшьлеген саклый, бөерләрнең эшчәнлеген яхшырта, шешләрне бетерә. Йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары булган кешеләргә юкә чәе белән мавыкмаска кирәк, чөнки юкә кан йөрешен тизләтә һәм йөрәккә өстәмә авырлык китерә.
Юкәне чәчәк ату башында җыялар (июнь - июль). Чәчәкләрне коры, караңгы җирдә киптерәләр һәм пыяла савытта саклыйлар.
Теләсә нинди дәвалау эчемлеге кебек үк, юкә чәен чамалап – көненә 3 стакан һәм бер ай дәвамында кулланырга кирәк. Аны бер литр кайнар (95 градуска кадәр) суга бер стакан коры юкә чәчәге белән кайнаталар.  Юкә  бал белән яхшы яраша.

 

Каен, җир җиләге яфрагы
Каен һәм җир җиләге җыйганда, яфракларын да онытмагыз, чөнки алардан  хуш исле чәй ясарга мөмкин. Яфракларда, җиләкләрдәге кебек үк, C витамины, флавоноидлар, антиоксидантлар, магний, калий һәм тагын бик күп файдалы матдәләр бар. Эчемлек нерв киеренкелегеннән арындыра, иммунитетны арттыра һәм, белгечләр сүзләренә караганда, хәтта яман шешне булдырмый калырга ярдәм итә.
Гадәттә, яфракларны өлгергән җиләк-җимеш белән бергә җыялар. Киптерер өчен күләгәле, яхшы җилләтелгән урын табарга кирәк. Чәй тагын да тәмлерәк булсын өчен вак җиләк-җимеш белән бергәләп киптерергә куярга мөмкин. 
Яфракларны түбәндәге рәвешле ферментлыйлар: башта аларны 10-12 сәгатькә җәеп калдыралар, аннары уңышлырак ферментацияләү өчен шул ук вакыт тирәсенә суыткычка куялар. Бу процесслардан соң, яфракларны  учта әвәләп, пыяла яки эмальләштерелгән савыт-сабага салырга кирәк. Әзерлек турында яфракларга кергән кара төс һәм ис белдертәчәк. Ферментациянең уртача вакыты - 6-12 сәгать. Шуннан соң  үләнне духовкада 70 градустан артык булмаган утта киптерәләр һәм саклау максатында пыяла савытка алып куялар.

 

Кара карлыган
Карлыган яфрагын ничек киптерсәң дә, ул үзенең тәмен югалтмый. Чәй өчен яшь яфраклар җыярга тәкъдим ителә. Иң яхшысы: күләгәле урында, өстәвенә иртән, чык кибеп бетеп, әмма кояш бик өстә булмаганда, ботак уртасындагы үсентеләрне җыю. Әйе, нечкәлекләре шактый, әмма нәтиҗәсе моны тулаем аклый. Ферментация килсәк, ул иван-чәйдәге кебек үк бара.
Кышын эчемлек иммунитетны бик яхшы ныгытачак һәм организмны C витамины, бакыр, магний, марганец һәм башка кирәкле микроэлементлар белән баетачак. Карлыганда дуплау мтадәләре, антиоксидантлар һәм организм өчен кирәкле башка матдәләр бар.  Карлыган яфракларыннан ясалган чәй тонус бирә, салкын тигәннән (бигрәк тә бал белән бергә) ярдәм итә һәм картаю процессын акрынайта.

 

Кура яфрагы
Кура җиләге яфракларының исе башка үсемлекләрнеке кебек аңкып тормый. 
Әмма аның организмга файдасы зур. Кураның җиләге кебек үк, яфрагы дасалкын тигәндә кулланыла, стоматит, ангина, ларингитны дәваларга ярдәм итә.
Кура җиләге яфрагыннан ясалган эчемлек микробларга каршы көрәшә һәм токсиннардан арындыра. Ләкин кура яфрагыннан чәйне бөер һәм организмдагы кислота артуы белән бәйле проблемалар булганда кулланырга ярамый.
Яфракларны чәчәк атканчы әзерләргә кирәк, иң кулай вакыт -  июньнең беренче яртысы. Ачык яшел төстәге яшь яфраклар иң файдалысы. Карлыган яфрагы кебек үк киптерелә. 

 

Бөтнек
Бөтнек - мөгаен, иң танылган чәй үләне. Еш кына хуш исе һәм ачык тәме  өчен аны кара яки яшел чәй кайнатмасына өстиләр. Ул мөстәкыйль дә, мелисса белән бергә дә кулланылырга мөмкин.
Ул тәнне тынычландыра, кичен йокыны яхшырта, ә иртән дәрт һәм көч өсти. Моннан тыш, эчәклек микрофлорасын нормальләштерә, күңел болгануын һәм сару кайнавын баса, йөрәк авырулары вакытында ярдәм итә, теш авыртуын һәм кан басымын төшерә.
Киптерү өчен бөтнекне июнь аеннан башлап җыярга мөмкин, әмма оптималь вакыт дип июль санала. Яфракларда чык булырга тиеш түгел, югыйсә киптергән вакытта алар көрән төскә кереп, файдалы үзлекләрен югалтачак. Җәйгә бөтнек куагын берничә тапкыр өзәргә мөмкин, чөнки һәр кискән саен ул яңара гына бара.
Бөтнек яфракларын җилле, күләгәле урында, бер бәйләм итеп киптерү кулай ысул дип санала. Аерым яфракларны исә чиста тукымага җәяләр һәм вакыт-вакыт әйләндереп торалар. Бөтнек яшел чәй, кара карлыган яфраклары, бал һәм дарчин белән яхшы яраша.

 

Мелисса
Мелисса йокыны нормальләштерә, эшкә сәләтлелеккә уңай йогынты ясый, аппетитны яхшырта, депрессия һәм неврозлардан ярдәм итә, ялкынсыну, гөмбәчек, баш авырту белән көрәшә, тынычландыра һәм косканнан ярдәм итә. Соңгы хасияте аеруча йөклеләргә файдалы.
Мелиссаны артык кулланырга һәм седатив препаратлар белән бергә кушарга гына киңәш ителми. Аныиюнь аеннан җыя башлыйлар. Үсемлекне күләгәле урында, сеткалы урында киптереләр. Мелиссаны аерым, шулай ук бөтнек, гөлҗимеш, кара карлыган яфрагы белән бергә кайнатырга мөмкин. 
Үлән чәен кайнату, ясау – үзе бер дөнья, ул хушбуй ясаучылар иҗатына тиң. Аның үзенә генә хас нечкәлекләре, кагыйдәләре бихисап. Хәтта өйрәнеп, аңлап бетерерлек түгел. Мәсәлән, җыелмада берничә көчле исле үлән булырга тиеш түгел, югыйсә үләннәр үзара каршылыкка керәчәк. Шуңа күрә бер төп үләнне сайларга, ә калганнарын аны тулыландырыр өчен кушарга кирәк. Иң мөһиме: тәҗрибәләрдән курыкмаска кирәк. 

Автор фотолары

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: