Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Лимон-әфлисун бәлеше

рецепт

Камыр өчен 1 кап маргарин яки атланмай, 0,5 стакан сөт, 1 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй калагы чүпрә, бер чеметем тоз, 2-3 стакан он кирәк.
Эчлек: 1 лимон, 1 әфлисун, 1 стакан шикәр комы.
1. Өй температурасында эретелгән маргаринга он кушып болгатабыз.
2. Җылымса сөткә шикәр комы, чүпрә, тоз салып, бераз (5 минут) тотабыз.
3. Ике массаны бергә кушып, камыр ясыйбыз һәм 1 сәгатькә суыткычка куябыз.
4. Камырны 4 өлешкә бүлеп җәябез, берсен – пирогның аскы өлешен зуррак итәбез.
5. Эчлек әзерлибез (аны камыр җәйгәч кенә ясыйбыз): лимон белән апельсинны, төшләреннән арындырып, иттарткычтан чыгарабыз, шикәр комы өстәп болгатабыз һәм 3 өлешкә бүләбез.
6. Пирогны, кат-кат итеп, камыр белән эчлекне чиратлаштырып ясыйбыз. Пирог өстенә 1әр аш кашыгы шикәр комы, ак май, он болгатып сибәргә була.
7. Уртасында, һава чыгарга, кечкенә генә тишек калдырабыз.
8. Духовкада 40 минут чамасы пешерәбез (духовканы бәлеш тыккач кына кабызырга).

 

Чәйләрегез тәмле булсын!

Рецепт һәм фото авторы - Гөлшат Шәрипова; vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев