Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Лимон, әфлисун белән катлы пирог

рецепт

Бер аш кашыгы чүпрәне җылы суда шикәр комы (ярты чәй кашыгы), он (ике аш кашыгы) салып, яхшылап болгатып, әчетергә куйдым. Чүпрә әчегән арада ярты каптан күбрәк йомшаграк "Пышка" (200гр) маргаринын угычтан удым, шуңа 1 аш кашыгы шикәр комы, бер чеметем тоз, он салып удым. Сурәттә күренгәнчә, бик йомшак валчык хасил була. (Онны бик күп салып ташламагыз. Соңыннан өстәргә була.) Шуңа ике йомырка, әзер әчене салып камырны бастым. Камыр кулдан аерылып тора, бик каты да, бик йомшак та түгел. Өстен каплап кабартырга куйдым, бер сәгать ярым чамасы кабарды. Камыр кабарганда эчлек әзерләдем. Лимонны, әфлисүнне иттарткыч аша аерым чыгардым. Лимонга шикәр комы салып читкә алып куйдым. Әфлисунны шикәр комы салып суы беткәнче кайнатып алдым. Камыр кабаргач, өч өлешкә бүлдем, пирогымны ясап, өстенә валчык сибеп кызган мичкә куеп пешереп алдым. Бик йомшак пирог килеп чыкты. 

 

рецепт һәм фото авторы Гөлчәчәк Фәтхулова, Сургут; vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев