Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Әлбә

рецепт

?Ярты кило сыер маен кәстрүлгә салып, плитәгә эретергә куярга.
?Икенче кәстрүлгә ярты стакан бал, ярты стакан шикәр комы салып әкрен генә утка плитәгә куярга. Җайлап кына болгатып торырга кирәк.
?Май бераз кайнагач, аз-азлап кына болгата-болгата он салырга. Куе манный боткасы шикелле булганчы салабыз онны. Күбекләнеп ботка шикелле җыела башлый. Он тәме килеп тормый башлагач, икенче кәстрүлдәге кайнаган бал белән шикәр комын, онлы кәстрүлгә салып болгата-болгата бераз плитә өстендә тотарга.
?Плитәне сүндергәч, суынганчы болгатып торырга кирәк. Майлары оннан аерылып чыкмасын өчен.
?Суынгач савытларга салып куярга.

Тәмле әлбәбез әзер. Чәй эчәргә бик тәмле була.


 

Рецепт һәм фото авторы - Элмира Нигмәтҗанова; vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев