Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

"Кызыл бәрхет" торты

рецепт

Кирәк:
?200 гр йомшартылган ак май
?400 гр шикәр оны
?3 йомырка
?450 гр он
?2 аш кашыгы какао оны
?8 гр камыр көпшәкләндергеч 
?350 гр каймак (20%) яисә йогурт
?кызыл төстәге азык буявы (Americolor) төсенә карап кушасы
? 1,5 чәй кашыгы чәй содасын лимон согы белән сүндерәсе

Эш барышы:
?1. Ак май белән шикәр онын миксер белән яхшылап күпертәбез.

?2. Йомыркаларны өстибез, болгатабыз.

?3. Коры ингредиентларны кушабыз. Он, какао, көпшәкләндергечне бутыйбыз. Аннары әзер массага әкрен генә болгата-болгата кушабыз.

?4. Кызыл төстәге азык буявын төсенә карап салабыз һәм бутыйбыз.

?5. Чәй содасын лимон согы белән сүндереп, камырга салабыз.

?6. Махсус формага пергамент кәгазь куелырга тиеш. Камырны шунда салабыз. Форманың кырыйларын майламыйбыз.

?7. Бисквитыбызны (160-180С, 50-60 минутка) газ миченә пешерергә куябыз. Газ миче алдан кабызылган булырга тиеш. Пешкәнлеген махсус таяк белән бисквитның уртасына батырып тикшерәбез, таяк коры булып чыгарга тиеш.

?8. Бисквитыбызны мичтән алып, суытабыз. Берничә өлешкә бүлеп, крем ягабыз. Әзер тортны суыткычка 2 сәгатькә куеп торабыз.

?9. "Кызыл бәрхет" тортын җиләк-җимешләр белән бизибез.

✅Крем өчен:
Эремчекле сыр (400 гр), шикәр оны (150 гр), ак май (100 гр).
Миксер ярдәмендә барысын бергә болгатабыз.

Тәмле булсын! Сез дә пешереп карагыз!☕??


 

Рецепт һәм фото авторы - Айгөл Рәхмәтуллина; vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев