Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Кыздырган куян

әзерләү ысулы

Эшкәртеп яхшылап юылган куян түшкәсен өлешләргә бүләләр. Һәр кисәкне тоз, борыч сибеп ышкыйлар да табада кыздырып алалар. Аннары, тирән кәстрүлгә бушатып, боҗралап туралган башлы суган һәм, түгәрәкләп турап, бер-ике кишер, ит шулпасы салып, сүрән утка пешерергә куялар. Шулпа кайнап чыккач, каймак, томат пастасы өстәп, кәстрүлне нык итеп ябып, әзер булганчы томалап пешерәләр. Куянны чуен белән мичкә куеп та пешерергә була. Ул чагында чуенга бөтен нәрсәне берьюлы чи килеш салалар, шулпа өстиләр, тоз, борыч сибәләр һәм, өстен ябып, мичкә куялар. Шулай әзерләнгән итне кайнар килеш, куе яшелчә соусы белән бирәләр. Аерым савытта эре итеп турап кыздырган бәрәңгене куярга мөмкин.

Кирәк:

  • 150 г сөякле ит
  • 15 г сары май
  • 20 г башлы суган
  • 20 г кишер
  • 50 г шулпа
  • тоз
  • борыч

Тәмле булсын!


Фото: iretete

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев