Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Кыздырган каз

әзерләү ысулы

Чистартылган һәм эшкәртелгән казның тышын һәм эчен әйбәтләп тоз һәм борыч белән уганнан соң, бөтен җирен сарымсак белән ышкып чыгарга кирәк. Сарымсакны, вак кына итеп турап, каз эченә сибәргә дә мөмкин. Аннары казның өстен 25-30 минут каплап торгач, ул кыздыру өчен әзер була. Тирәнрәк табага ваклап туралган суган, кишер сибеп, әзер казны куярга һәм аз гына салкын су салып духовкада яки томаланган мичтә 2-2,5 сәгать кыздырырга. Кыздырган чакта 3-4 тапкыр әйләндереп үзеннән чыккан шулпаны өстенә сибәргә кирәк.

1 казга:

  • 100 г май
  • 150 г суган
  • 150 г кишер
  • тоз
  • борыч
  • сарымсак

  Тәмле булсын!


фото: edimdoma

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев