Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Кырым кәтлите

әзерләү ысулы

Кирәкле состав:

1 кг күркә ите;

200 г вакланган әстерхан чикләвеге;

100 г атланмай;

2 йомырка;

1 баш суган;

сарымсак;

яшел тәмләткечләр;

он; 

тәменчә тоз;

кәтлитләрне кыздырыр өчен сыек май.

Вакланган чикләвекне йомшартылган атланмай, бер йомырка, тоз, туралган башлы суган, сарымсак, яшел тәмләткечләр белән кушабыз һәм салкынга куеп торабыз. Туралган күркә итен суккалап йомшартабыз, җәябез, уртасына алдан әзерләгән чикләвекне салабыз, конверт формасында бөклибез. Аннары онда әвәләп сыек майда кыздырабыз. Талгын утта тотып пешерәбез.

Тәмле булсын!

 

фото: eda.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев