Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Кура җиләге пирогы

рецепт

200 грамм йомшак атланмай, 2 йомырка, 100 грамм шикәр комы, 1 чәй кашыгы разрыхлитель, ванилин, бодай һәм кукуруз оныннан уртача тыгызлыктагы камыр ясыйбыз. Майланган табага кул белән камыр җәябез, кырыйларын азрак кына күтәртеп калдырабыз. Камыр өстенә кура җиләге салабыз. 200 градуста әзер булганчы пешерәбез.
Мичтән алып, бераз суынгач, өстенә шикәр комы кушылган каймак (мин 20% лы каймак кулланам) сылыйбыз.

Чәйләрегез тәмле булсын!

 

Рецепт, фото: leysan_happy84

Теги: татар халык ашлары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев