Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Кура җиләге һәм эремчектән ике катлы пирог

рецепт

Камыр өчен кирәк:
? 0,5 ст җылымса сөт;
? юеш чүпрәнең 1/4 өлеше;
? 2 аш калагы шикәр комы;
? 1 чеметем тоз;
? бүлмә температурасындагы 1 маргарин

Йомшак камыр басарга һәм 1 сәгатькә җылы урында кабарырга калдырырга ?

Эчлек:
⃣ кат: 1 пачка кибет эремчегенә 1 аш калагы каймак, 2 йомырка, 3-4 аш калагы шикәр комын, 1 аш калагы манный ярмасы болгатып, бераз тотарга.

⃣ кат: морозильниктагы кура җиләген эретеп, тәменчә шикәр комы, 2 аш калагы манный ярмасы болгатып, ярты сәгать тотарга (манный ярмасы бүртеп китсен өчен).

Пирогның аскы өлешенә дигән камырны зуррак итеп җәяргә, табаның кырыйларына менеп торырлык булсын. Астагы катка эремчек, өскә кура салырга, уртадагы камырны бик юка гына итеп җәяргә ?

Бу камыр рецепты универсаль ? Барлык төр пироглар да, гөбәдия, пирожкилар пешерергә ярый ???


 

Рецепт һәм фото авторы - @instakondelek; vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев