Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Кунжутлы печенье

рецепт

Кунжут яратучылар өчен әйбәт рецепт.

1 йомырка, 2 аш кашыгы бал, 50 г эретелгән атланмайны әйбәтләп болгатабыз. Шуңа ярты чәй кашыгы разрыхлитель, 30 г кукуруз крахмалы кушабыз, тагын болгатабыз. 40 г кунжут орлыгы, 130 г дөге оны салып, камыр ясыйбыз. Камыр өзелүчән була, шуңа күрә аны уклау бн юка итеп җәеп, шакмаклап кисәбез һәм һәрберсен җайлап алып салабыз (мин кунадан пычак белән алдым). Кул белән юка түгәрәкләр ясарга да була, андыйлары йомшаграк булып пеште. 180 градуста кызарганчы пешереп алабыз.

Тәмле булсын!

 

Рецепт һәм фото авторы @leysan_happy84, vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев