Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Кунак токмачы

әзерләү ысулы

Кунак килгәч, гадәттә, итен күп салып, тәмле итеп шулпа пешерәләр. Ит пешеп җиткәч, шулпаны сөзеп, боҗралап суган, түгәрәкләп кишер турап салалар да акрын гына кайнатып пешерәләр. Аннары ашка өйдә басып кискән токмач салалар.

Кунак токмачын шакмаклап, өчпочмаклап яисә башка төрле кисәләр. Кунак ашын бәрәңгесез, токмачын күбрәк салып пешерәләр, ашны тәлинкәгә бүлгәндә ит салмыйлар.

Кунак токмачы янына катык, бөтнек һәм борыч куялар.

400 г шулпага:

  • 60-70 г токмач
  • 20 шәр г кишер һәм башлы суган
  • тоз
  • борыч

  Тәмле булсын!

Р.Ә. Әхмәтҗановның "Татар халык ашлары" китабыннан
 
Фото: mariarecipes.ru сайтыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев