Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Кунак килгәндә бик җиңел ясала торган салат

рецепт

Кызлар сез дә ясап карагыз. Салатны контейнерга, йә торт савытына ясыйбыз, аннан тигез салат савытына әйләндереп каплыйбыз. Табын өстәлендә бик матур күренә.
Кирәк:

- чөгендер (пешкән, кыргыч аша);
- каты сыр (кыргыч аша);
- йөзем җимеше;
- кишер (пешкән, кыргыч аша);
- сарымсак;
- әстерхан чикләвеге (ваклыйбыз);
Һәр катлам арасына майонез сылыйбыз.
3-4 сәгатькә суыткычка куябыз. Табынга чыгарыр алдыннан салатыбызны тәлинкәгә каплыйбыз. Өстен майонез, кырларын укроп белән бизибез.

Тәмле булсын!


 

Рецепт һәм фото авторы - Гөлчәчәк Фәтхулова; vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев