Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Көтелмәгән кунаклар килгәндә, менә дигән тәмле, тиз пешерелә торган печенье

рецепт

Кирәк:
- Эремчек 250 - 300 гр.
- Сыер мае 150 гр.
- Разрыхлитель 1 чәй кашыгы.
- Чеметем ванилин.
- Шикәр комы 4 аш кашыгы.
- Он 170 - 200 гр (бик йомшак камыр).

Барлык ингридиентларны кушып камыр басабыз һәм холодильникка тыгып куябыз. Эш урынын көйләргә тотынабыз. Әгәр дә вакытыгыз бар икән, камырны 30 - 40 минут тотабыз холодильникта, вакыт аз икән, эшкә кичекмәстән тотынабыз.
Камырны бик юка иттермичә җәябез, песокта әйләндерәбез һәм өчпочмак итеп ясыйбыз. Алдан духовканы 200 - 250 градуста җылытабыз, һәм печеньеларыбызны пичкә озатабыз. Пешкәнче тотабыз, вакытын үзебезчә карыйбыз.

 

Тәмле булсын!

 

Рецепт һәм фото @tamlushkalar аккаунтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев