Күрәгә пирогы
рецепт
Камыр өчен:
1 йомырка, 0,5 җылымса су, 0,5 ч.к.тоз, 1,5 а.к.шикәр комы, 3 а.к.көнбагыш мае, 3 а.к. ак май, 250 гр.он, 5 гр.чүпрә кирәк.
Эчлек өчен:
400 гр.күрәгә (иттарткычтан чыгарабыз) , 0,5 ст. шикәр комы.
Йомырка, тоз, шикәр комы, чүпрәне әйбәтләп болгатабыз, шул массага ак май, көнбагыш мае, җылымса суны салып, әйбәтләп болгатып, онны кушып камыр басабыз.
Камырны басып бетергәч 30 мин. ял иттерәбез. 30 мин. ял иткәннән соң, камырны җәеп, майлы табага салабыз, камыр өстенә күрәгәне салып, матур итеп кисәбез.
180 градус кызулыктагы духовкада 40 мин. пешерәбез.
Чәйләрегез тәмле булсын!
Рецепт һәм фото авторы - Розалия Кильметова; vk.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев