Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Чебеш бәлеше

рецепт

Көзге чебеш бәлешен ачы камырдан, табада яисә озынча калайда ясыйлар.

Чистарткан көзге чебешнең итен, сөягеннән аерып, вак кына итеп турыйлар (канатларын һәм вак сөякле урыннарын шул килеш кенә дә салырга ярый). Чебешне турап бетергәч, савытка салып, тоз, борыч сибәргә һәм яхшылап болгатырга кирәк.

Камырны, куна өстендә җәеп, майланган табага яки калайга салалар. Ә камыр өстенә каты итеп пешерелгән йомырка ваклап, аннары ит кисәкләрен тигезләп салалар. Ит өстенә яңадан йомырка һәм вак итеп туралган суган, бик күп сары май сибәләр. Шуннан соң бәлешнең өстен ябып 10 минут кабарталар һәм мичкә яки духовкага куялар.

Бәлешнең йөзе килгәч, тышы көеп, катып китмәсен өчен, өстенә юка кәгазь ябарга кирәк, бәлеш 45-60 минутта пешеп җитә.

Бәлешне мичкә тыккач та, чебеш сөякләреннән шулпа пешерергә кирәк, пешеп җитәргә 10-15 минут калгач, бәлешкә шулпа салалар. Бәлешне табынга табасы белән чыгаралар.

1 бәлешкә:

  • 1 кг ачы камыр
  • 500-600 г лы ике чебеш
  • 8-10 йомырка
  • 100-150 г май
  • 100-150 г суган
  • 100-150 г шулпа
  • тоз
  • борыч

  Тәмле блсын!

фото: old.sntat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев