Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Коржик

әзерләү ысулы

Искергән бодай күмәчен, куак чикләвеге кадәрле итеп турагач, табага яки калайга салып, кызу мичтә яки духовкада яхшылап киптерәләр. Бераз суынгач, ит тарткыч аша чыгаралар һәм сөттә җебетәләр. Бер үк вакытта яхшылап болгаталар, аңа иләгән он, шикәр комы, май, йомырка, аз гына чәй содасы да салгач, куерганчы болгаталар. Ул бер тоташ массага әверелә. Аны куна тактасына салып, түгәрәкләр ясыйлар, һәм, он сибеп, уклау белән бармак калынлыгында җәяләр. Коржик өчен үзенең махсус формасы белән 100 яки 50 г зурлыгында кисеп, табага яки калайга тезә баралар. Өстенә йомырка сөртәләр һәм шикәр комы сибәләр. Коржикны артык кызу булмаган мичтә яки духовкада пешерәләр. Чәй янына суытып бирәләр.

500 г искергән икмәккә:

  • 150 г шикәр комы
  • 150 г он
  • 3 г чәй содасы
  • 150 г маргарин
  • 2-3 йомырка

Тәмле булсын!


Фото: 1001eda

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев